news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов балигъ булмаганнар хокукларын яклаучы түрәләргә рәхмәт белдерде

Татарстан Президенты Рәхмәте Республиканың балигъ булмаганнар комиссиясе эшчәнлегенә керткән хезмәт уңаеннан тапшырылды.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республиканың балигъ булмаганнар белән эшчәнлек һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия эшчәнлеген тәэмин итүдә зур өлеш керткән җиде Татарстан түрәсенә Рәхмәт белдерде. Тиешле күрсәтмә Татарстан Президенты сайтында чыкты.

Татарстан Президенты Рәхмәтенә Кама Тамагы районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Үзәк район хакимияте башлыгы урынбасары Вера Кириллова, Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов лаек булды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot