news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Бөтенроссия телерадиокомпаниясе башлыгына «Дуслык» ордены тапшырды

Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе башлыгы Олег Добродеев 28 октябрьдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры Олег Добродеевны «Дуслык» ордены белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Документ республика Президентының рәсми порталында дөнья күргән.

«Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән һәм гаммәви мәгълүмат чаралары үсешенә сизелерлек өлеш керткәне өчен Добродеев Олег Борисовичны «Дуслык» ордены белән бүләкләргә», - диелә документ текстында.

Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе башлыгына 28 октябрьдә 60 яшь тулды. Юбилярны котлаучылар арасында РФ Президенты Владимир Путин да бар иде.

«Оештыру сәләте һәм үз һөнәрегезнең нечкәлекләрен тирәнтен, җентекләп белү сезгә илдәге иң зур телерадиокомпанияләрнең берсенә уңышлы җитәкчелек итәргә, куелган бурычлар һәм максатлар тирәсендә зур, оешкан фикердәшләр коллективын берләштерергә, ихтыяҗ зур булган һәм кызыклы проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә», - дип искәрткән Владимир Путин үзенең котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100