news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең барышын тикшерде

Татарстан Президенты Бөгелмә районында булды.

Миңнеханов Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең барышын тикшерде

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча алып барыла торган эшләрне тикшерде. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Татарстан Президенты эшләрнең сыйфатын тикшерде һәм җирле халыкның фикере белән кызыксынды», - диде ул.

Республика Президенты танышкан территория Гафиятуллин, Тукай һәм Гоголь урамнарындагы 6 йортны берләштерә. Проектлау эшләрен башкарганда, беренче чиратта, җәяүлеләр мәнфәгатен күздә тотканнар. Юлларга һәм тротуарларга асфальт җәелгән, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган.

Алдагы планда – балалар мәйданчыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен воркаут-зоналар төзү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100