news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Бөек Ватан сугышына 75 еллыгын билгеләп үтүгә бәйле бурычлар куйды

“Төзелгән мемориаллар, чыккан китаплар, чаралар үсеп килүче буынны патриотик яктан тәрбияләргә тиеш”, - диде ул.

Миңнеханов Бөек Ватан сугышына 75 еллыгын билгеләп үтүгә бәйле бурычлар куйды
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Дәүләт Советының яңа чакырылышына беренче тапкыр еллык Юлламасында Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгын билгеләп үтүгә бәйле бурычлар куйды.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы 2020 елда билгеләп үтеләчәк. Президент аңа әзерлек барганын искәртте.

“Фашистлар Германиясен җиңү республика һәм бөтен ил тарихында мөһим чор булып тора. Бөек Җиңү безнең әхлакый һәм кыйммәтле ориентир булды һәм кала бирә. Бөек Җиңү өчен без бик кыйммәт хак түләдек. Татарстанның сугышка киткән һәр икенче кеше кире әйләнеп кайтмады. Олы кайгы һәркемгә кагылды. Йөрәкләргә мәңлегек яра салды”, - дип искәртте Президент.

Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта исән булган ветераннарга, сугыш һәм хезмәт ветераннары турындагы хәтергә аеруча игътибар күрсәтергә өндәде. “Төзелгән мемориаллар, чыккан китаплар, чаралар үсеп килүче буынны патриотик яктан нигезле итеп тәрбияләргә тиеш”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100