news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Авылда теләге булган һәркемгә үз эшен ачар өчен шартлар тудыру кирәк

Президент уңышлы эшләүче хуҗалыкларның тәҗрибәсен тиражлау кирәк, дип саный.

Миңнеханов: Авылда теләге булган һәркемгә үз эшен ачар өчен шартлар тудыру кирәк
архив

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Авылда яшәгән, теләге булган һәр кешегә мөмкинлекләрен тормышка ашыру, үз эшен ачар өчен шартлар тудыру мөһим. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VI чакырылыш Дәүләт Советына беренче Юлламасында әйтте.

“Татарстан икътисадының мөһим өлеше – агросәнәгать комплексы. Авыл һәрчак милләт нигезе булды. Шуңа күрә республикада авылга кагылышлы дәүләт программалары гамәлгә ашырыла”, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, һава шартлары кулай булмаса да, быел икмәк уңышы, былтыргыга караганда, ярты миллион тоннага күбрәк булыр дип фаразлана. “Шикәр чөгендере, бәрәңге, яшелчә уңышы югары булачак. Бу нәтиҗәләр халыкны кирәкле азык-төлек продуктлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде. Ул авыл хезмәтчәннәренә көндәлек фидакяр хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Президент агросәнәгать комплексында нәтиҗәлелекне арттыруга ирешү зарурлыгын әйтте. Районнарда эш күрсәткечләре аерылуына игътибарны юнәлтте.

“Әйтик, Саба һәм Балтач районнарының, Кама Тамагы, Баулы, Әгерҗе, Алабуга районнары белән бертөрле сөрүлек мәйданнары була торып та, дүрт районны бергә кушсаң да, акчалата кереме зуррак. Түбән Камадагы яңа “Орсис-Агро” хуҗалыгы бер елдан азрак эшли, ә инде тәүлегенә 44 тонна сөт җитештерә. Бу бөтен Минзәлә районына караганда күбрәк”, - дип әйтте Миңнеханов.

Президент уңышлы эшләүче хуҗалыкларның тәҗрибәсен тиражлау кирәк, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100