Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы - кадрлар әзерләүгә бер адым
« Авылларда яшь белгечләрне беркетү өчен, яшь белгечләр өчен бушлай җир участокларын бирү мәсьәләсен хәл итәчәкбез», — диде Президент.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы кадрлар әзерләүгә тагын бер адым булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы минутларда Казан Ратушасында бара торган Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында әйтте. Аның эшендә Россия мәдәният министры Ольга Любимова катнаша.
Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать белем бирү учреждениеләренә тотрыклы конкурс күзәтелгәнен әйтте. «Республикада мәдәният өлкәсе өчен кадрлар әзерләү буенча зур эш үткәрелә. „Авыл мәдәният хезмәткәре“ программасын гамәлгә ашыру тагын бер адым булачак», — диде Президент. Бу хакта ул Ольга Любимова белән иртән сөйләшкәннәрен әйтте.
«Без төбәк тә үз өлешен кертергә тиеш дип уйлыйбыз. Авылларда яшь белгечләрне беркетү өчен, яшь белгечләр өчен бушлай җир участокларын бирү мәсьәләсен хәл итәчәкбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз