news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов авыл хуҗалыгы техникасын эшләтү буенча мәгълүмат базасы булдыруны хуплады

Республика җитәкчесе Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институтында яшь галимнәр белән очрашуда агросәнәгать комплексында техниканы нәтиҗәле куллану кирәклеге турында белдерде.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан аграр университетының авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү буенча мәгълүматлар базасын эшләү турындагы тәкъдимен хуплап чыкты.

Республика җитәкчесе Е. К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институтында яшь галимнәр белән очрашуда агросәнәгать комплексында техниканы нәтиҗәле куллану кирәклеге турында белдерде.

«Агросәнәгать комплексында техниканың сезонлы кулланылуы сер түгел. Бу мәсьәләне киңрәк карарга кирәк. Матди-техник өлешкә чыгымнар зур, ә комбайн ике ай эшли, тракторлар да шулай. Куллану нәтиҗәлелеге турында уйларга кирәк. Бәлки, алар сервиста, башка урыннарда да эшли алыр иде. Әгәр бездә тулы мәгълүматлар базасы булса, без техниканы ничек нәтиҗәлерәк кулланырга икәнен исәпләячәкбез.  Ә ул бераз эшләде дә тик тора килеп чыга», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Төрле технологик операцияләрне башкарганда техника ресурслары турындагы оператив мәгълүмат җыелачак мәгълүматлар базасын эшләү планнары хакында Татарстан Республикасы Президентына Казан дәүләт аграр университетының агробизнестагы машиналар һәм җиһазлар кафедрасы доценты Раил Хөсәенов сөйләде.

«Без тракторларның техник торышын исәпкә алып, предприятиенең реаль шартларында авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә торган цифрлы программа комплексы эшләдек», — дип хәбәр итте ул.

Галим сүзләренә караганда, кертелгән комплекс Арча һәм Лаеш районнары хуҗалыкларында уңай нәтиҗәләр күрсәткән. «Алга таба без программа белән эшләү өчен мәгълүматлар базасын булдырырга планлаштырабыз, анда тракторлардан төрле технологик операцияләр башкарганда ресурсларының чыгымы турында оператив мәгълүмат тупланачак. Бу базаны куллану тракторларны эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм аларның хезмәт итү вакытын озынайтырга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте Хөсәенов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100