news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм ташландык җирләрне бүлү проблемасын хәл итәргә кушты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.

Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм ташландык җирләрне бүлү проблемасын хәл итәргә кушты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.

Үз чыгышында Миңнеханов ташландык җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертүгә игътибар юнәлтте, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрне контрольдә тоту мәсьәләсен бергәләп өйрәнергә тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, республикада авыл хуҗалыгы җирләрен бүлү һәм максатчан файдаланмауга бәйле проблема бар. Бу процесска юл куймас өчен федераль, республика һәм муниципаль органнарның бергәләп эш итүе кирәк. Әйтик, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы алдында, авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрдән хасил булган җир кишәрлекләренең минималь үлчәмнәрен билгеләү турындагы закон проекты әзерләп, аны ТР Дәүләт Советы каравына тапшыру бурычы тора.

Миңнеханов шулай ук республика Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына, ТР Юстиция министрлыгы белән бергә, җир кишәрлекләре һәм аларда урнашкан торак йортларга тиешле документлары булмаган гражданнарга милеккә хокукны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган закон проекты әзерләргә йөкләмә бирде.


news_right_1
news_right_2
news_bot