news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы буенча Брянск өлкәсенең тәҗрибәсе Татарстанга кызыклы

Татарстан Президенты Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз белән очрашты.

Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы буенча Брянск өлкәсенең тәҗрибәсе Татарстанга кызыклы
tatarstan.ru

(Казан, 11 майда, “Татар-информ”). Татарстанга Брянск өлкәсенең авыл хуҗалыгы буенча тәҗрибәсе кызыклы, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз белән очрашуда. Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан һәм Брянск өлкәсе җитәкчеләре Татарстанның Хөкүмәт Йортында очрашты.

Очрашуда төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм төрле тармакларда тәҗрибә уртаклашу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot