news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Автономия барлыкка килү татар халкының үсеш мантыйгы белән бәйле була

Егерменче гасыр башында татарлар буржуаз типтагы үсеш алган милләт булып формалаша, ул Россия империясендә иң оешкан милләтләрнең берсе була.

Миңнеханов: Автономия барлыкка килү татар халкының үсеш мантыйгы белән бәйле була

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). 1920 елда совет автономиясенең барлыкка килүе тарихи объектив процесслар, безнең төбәк һәм татар халкының үсеш мантыйгы белән хәл ителә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Республика Татарстан» газетасы өчен язылган мәкаләдә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, 1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы «Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы» декретын имзалый. Документка Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты рәисе Михаил Калинин, РСФСР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Владимир Ленин, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты секретаре Авель Енукидзе кул куя.

1920 елның 25 июнендә Казан губернасы башкарма комитеты хөкүмәт вәкаләтләрен тулысынча ТАССР Вакытлы революцион комитетына тапшыра.

Бу истәлекле даталар яңа тарихи шартларда татар халкының дәүләтчелеген торгызуны символлаштырды һәм төбәкнең алга таба үсеш ноктасы булды. Элек-электән Идел һәм Кама җирләрендә халыклар һәм диннәрнең үзара тату яшәве нигезендә тарихи-мәдәни традицияләр туплана, үзара ярдәм итүнең иҗади гамәлләре үсә.

Егерменче гасыр башына бу территория социаль-икътисадый яктан шактый үсте, илнең зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге булды. Егерменче гасыр башында татарлар буржуаз типтагы үсеш алган милләт булып формалашып, Россия империясендә иң оешкан милләтләрнең берсенә әверелде, дип искәртте Миңнеханов.

Татар халкының күп кенә җәмәгать эшлеклеләре ил территориясе демократик корылышы өчен алшартлар булдыруда катнашты. 1917 елның февраль һәм Октябрь революцияләре йогынтысында Идел-Урал төбәге Идел-Урал штатына, соңрак Татар-Башкорт Республикасы формасында административ-территориаль үзгәртеп кору проектлары тәкъдим ителә.

1919 елның мартында Башкорт Автономияле Республикасы оештырыла, шуннан соң татар дәүләтчелеге мәсьәләсе аерым татар республикасын төзү юлы белән хәл ителә. Республиканы булдыру эше 1920 елның берничә ае дәвамында — май аенда имзаланган декретны әзерләүдән һәм сентябрьдәге ТАССР Эшче, Кызыл Армия һәм крестьян депутатлары советларының I Оештыру съездына кадәр бара. Съездда Татар Үзәк Башкарма комитеты Президиумы сайлана һәм республиканың Беренче хөкүмәте — Халык Комиссарлары Советы формалаштырыла, дип искәртте Татарстан Президенты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100