Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Aurus «КАМАЗ» уңышын кабатлаячак һәм Россияне бөтен дөньяга танытачак
Проектны федераль хакимият ягыннан даими ярдәмсез һәм игътибарсыз гамәлгә ашырып булмас иде, диде ул.
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Россиядә җитештерелгән Aurus люкс-седаннар «КАМАЗ» уңышын кабатлаячак һәм бөтен дөньяга Россия брендын танытачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә Aurus заводын тантаналы төстә эшләтеп җибәрү вакытында шундый фикер әйтте.
Ул видеоэлемтә буенча тантанада катнашкан Владимир Путинга республикага Aurus серияле производствоны гамәлгә ашыруны ышанып тапшырганы өчен рәхмәт әйтте. Татарстан автомобиль төбәге буларак күртән билгеле, «КАМАЗ» йөк машиналары бөтен дөнь буйлап уңышлы сатыла, диде Миңнеханов.
«Aurus уңышлы бренд булачак һәм Россияне танытачагына ышанам», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты тантаналы ачылышта катнашучыларга.
Проектны федераль хакимият ягыннан даими ярдәмсез һәм игътибарсыз гамәлгә ашырып булмас иде, диде ул.
«Aurus иң уңышлы проектларның берсе булсын өчен хезмәт итәчәкбез», — дип тәмамлады чыгышын Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз