news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Астанада Сөембикә урамы ачылу – тугандаш халыклар тарихындагы мөһим вакыйга

Family Village коттеджлар бистәсендәге Сөембикә урамы мәдәният эшлеклеләре башлангычы белән ачылды.

Миңнеханов: Астанада Сөембикә урамы ачылу – тугандаш халыклар тарихындагы мөһим вакыйга
prav.tatarstan.ru

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Сөембикә ханбикә образында татар халкының рухы чагыла, аны бөтен төрки дөньяда ихтирам итәләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада ханбикә хөрмәтенә аталган урамны ачу тантанасында әнә шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

«Астанада Сөембикә урамы ачылу – тугандаш халыклар тарихындагы мөһим вакыйга. Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаев һәм Астана шәһәре хакиме Асет Орентаевич Исекешевка шундый бүләк ясаганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сөембикә ханбикә образы безнең өчен аеруча кадерле. Анда татар халкының рухы чагыла. Шул ук вакытта Сөембикәне бөтен төрки дөньяда ихтирам итәләр. Без аның Татарстан һәм Казахстанны берләштерүче символ булуына шат», - дип ассызыклады Татарстан лидеры чара вакытында.

Family Village коттеджлар бистәсендәге Сөембикә урамы Казахстанның атказанган мәдәният эшлеклесе һәм Язучылар берлеге әгъзасы Шарбан Бейсенов, Казахстанның атказанган скульпторы һәм Татарстанның халык рәссамы Камил Муллашев, шагыйрә Жанат Аскербек кызы башлангычы белән ачылды. Шунысын да искәртик: Астанада ул - татар халкы вәкиле хөрмәтенә аталган икенче урам. Сарыарка районында бер урам татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100