Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов архив әһәмияте турында: Узганын оныткан халык киләчәккә күп нәрсәне югалта
"Халыкның документаль мирасын кадерләп саклап, архивистлар зур дәүләт әһәмиятенә ия эш башкара", - ди Татарстан Президенты.
(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Узганын онытып, теләсә нинди халык киләчәккә күп нәрсәне югалта. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Респубикасы дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде.
Чара архив хезмәтенә нигез салу тарихы турында видеоязма белән башланды.
"Архивлар - теләсә нинди дәүләтнең стратегик ресурсы. Халыкның документаль мирасын кадерләп саклап, архивистлар зур дәүләт әһәмиятенә ия эш башкара. Бүген без архив тармагына зур игътибар бирәбез. Өченче ел рәттән "2016-2020 елларга Татарстан Республикасының архив эшен үстерү" дәүләт программасы гамәлгә ашырыла", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов документлар саклагычларны норматив шартларга туры китерү, матди-техник базасын яңарту буенча эш үткәрелүен әйтте. "Бу өлкәдә мәгълүматлаштыру, архив фондын баету, заманча җиһазлар белән тәэмин итү өлкәсендә казанышлар бар", - диде.
"Архивлар - күмәк хәтер институты. Узганын онытып, теләсә нинди халык киләчәккә күп нәрсәне югалта. Татарстан архивистлары киләчәктә дә үз миссиясен лаеклы үтәр дип ышанам. Сезнең четерекле эшегез хөрмәткә лаек", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Тантанада Президент дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз