news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Аноприенко белән урман янгыннары куркынычын киметү хакында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко белән очрашты.

Миңнеханов Аноприенко белән урман янгыннары куркынычын киметү хакында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов һәм Аноприенко урман хуҗалыгын үстерү, урман янгыннары куркынычын минимальләштерү, шулай ук ведомство һәм Татарстанның урманнарны яңадан торгызу буенча уртак эшчәнлеге хакында фикер алышты.

Казанда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы ТР Экология һәм табигый ресурслар, Урман хуҗалыгы министрлыкларының йомгаклау коллегиясе утырышында катнаша. Моннан тыш, ул Саба районында урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән дә танышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100