news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Алмазов исемендәге үзәк җитәкчесе белән кардиология хакында сөйләште

Әлеге үзәк кардиология һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы фәнни-дәвалау учреждениесе санала.

Миңнеханов Алмазов исемендәге үзәк җитәкчесе белән кардиология хакында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Алмазов исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәге генераль директоры Евгений Шляхто белән очрашты һәм аның белән Татарстанда сәламәтлек саклау системасын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда катнашучылар Татарстан һәм Алмазов исемендәге үзәк арасында, аерым алганда, республика кардиология хезмәтен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышты», - диелә хәбәрдә.

Алмазов исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенә 1980 елда Санкт-Петербургта нигез салынган. Әлеге үзәк илнең кардиология һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, гематология, ревматология, эндокринология, педиатрия, молекуляр биология һәм генетика, мәгълүмати һәм нанотехнологияләр өлкәсендә тикшеренүләр алып бара торган әйдәп баручы фәнни-дәвалау учреждениесе санала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100