Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Алабуга» зонасында 650 млн сумлык төзелеш химиясе заводын ачты
Boerner заводының куәте - елына 10 мең тонна әзер продукция.
(Алабуга, 17 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында Boerner төзелеш химиясе заводын ачуда катнашты. Беренче этап төзелешенә инвестицияләр күләме 650 миллион сум тәшкил иткән.
«Без әлеге проектны чын күңелдән хуплыйбыз. Бу төзелеш тармагы өчен бик кирәк булган заманча продукт. Бүген Россия Президенты 2024 елга торак төзелешен ике тапкыр арттыру бурычын куйды. Бу бик катлаулы бурыч һәм, әлбәттә, заманча инновацион продуктлардан башка, бу бурычны үтәү мөмкин түгел», — диде Татарстан Президенты.
Төзелеш тармагы сыйфатлы материаллар таләп итә, Boerger компаниясе уникаль продукция җитештерә, дип дәвам итте ул.
«Без аларны сәламлибез, алга таба үсеш, бу производствоны киңәйтүләрен телибез. Сезнең проектны алга этәрүдә һәм ярдәм итүдә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзербез», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
- Boerner алман брендына 1882 елда нигез салынган. 2015 елда компанияне танылган сәнәгатьче, «Технониколь» һәм Николь-Пак компанияләре өлешчесе, SUPERGLASS (Шотландия) милекчесе, инвестор, җәмәгать эшлеклесе Сергей Колесников сатып алды.
- 2018 елда Колесников брендны Россия базарына чыгару һәм «Алабуга» МИЗ территориясендә завод төзелешенә инвестицияләр кертү турында карар кабул иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз