Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Ак Барс Банкның Covid-19 пандемиясе чорында ярдәм итүе турында сөйләде
Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы Казанның ИТ-паркында узды.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты бүген республиканың цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе утырышын уздырды. Чара Казанның ИТ-паркында узды. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта Рөстәм Миңнеханов Ак Барс Банкының республиканың финанс-технологик партнеры буларак керткән өлешен билгеләп үтте, шулай ук чарада тәкъдим ителгән яңа эшләнмәләрне бәяләде.
«Ак Барс Банк беренчеләрдән булып Федераль салым хезмәтенең блокчейн-платформасына кушылды. Аның продуктлары призлы урыннар били, ә карарлар һәм технологияләр белән шул исәптән чит ил банклары да кызыксына», — диде Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында банк халыкка һәм зыян күргән компанияләргә ярдәм итә алган, цифрлы сервисларның экосистемасын булдыруга зур өлеш керткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз