Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов агросәнәгать комплексы өчен мелиорацияне үстерүнең мөһимлеге турында әйтте
Марат Җәббаров республиканың мелиорация комплексының торышы турында сөйләде.
(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республикада мелиорация комплексының торышы турында сөйләде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы өчен мелиорацияне үстерүнең мөһимлеген искәртте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мелиорацияне үстерү мәсьәләсе катгый контрольдә булырга тиеш. Мелиорациядән башка авыл хуҗалыгында перспектива юк. Бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Марат Җәббаров сүзләренчә, якын көннәрдә Татарстанда чәчү эшләре тәмамланачак. 2010 елгы аномаль корылыктан соң, республикада мелиорация комплексын яңартуга җитди игътибар бирелә: буаларны һәм гидротехник корылмаларны ремонтлыйлар, буаларны норматив халәтенә китерәләр.
«Буаларны торгызу эше дәвам итә. 120 гидротехник корылмага һәм буага ремонт кирәк. Алар Азнакай, Аксубай, Биектау, Нурлат районнарында аеруча күп. Безгә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен әлеге буаларның потенциалын саклап калырга һәм мөмкин кадәр тулырак файдаланырга кирәк», — диде министр.
Узган биш елда 15 мең гектардан артык сугарулы җир реконструкцияләнде, шул исәптән җиләк-җимеш кластерын үстерү өчен 600 гектардан артык бакча тамчылап сугарыла. 2,5 млрд сум җәлеп ителде. Тулаем алганда, 2010 елдан 30 мең гектардан артык сугарулы җирләр торгызылды. Башкарылган эш нәтиҗәсендә республика сугарылган җирдән бәрәңгегә һәм яшелчәгә ихтыяҗны тулысынча тәэмин итте, диде министр.
Агымдагы елда мелиорация программаларына 493 млн сум акча бүленгән. «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең тотрыклылыгын гарантияле тәэмин итү өчен кимендә 100 мең гектар сугарулы җирләр булуы кирәк», — диде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз