Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Аграр университеты һәм Казан ветеринария академиясе ректорларын тәнкыйтьләде
Югары уку йортларын тәмамлаучылар арасында авылга эшкә кайтучыларның саны аз, бары 18 процент кына, ди ТР Президенты.
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР Рөстәм Миңнеханов Россия вузлары рейтингында соңгы урында барган өчен Казан аграр университеты һәм Н. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе ректорларын тәнкыйтьләде.
“Россия вузлары рейтингында Казан аграр университеты унҗиденче урында тора. Бишлектә дә, өчлектә дә түгел. Нәрсә дигән сүз бу? Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе бөтенләй кырык бишенче урында бара. Авыл хуҗалыгы тармагында белгечләр әзерли торган уку йортлары үрнәк булырга, алдынгы рәтләрдә барырга тиеш. Эшчәнлегегезне яхшыртыгыз!” - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле һөнәрләр алган дистәләгән студент югары уку йортларын тәмамласа да, хуҗалыкларга урнашырга атлыгып тормый. “Аграр югары уку йортларын тәмамлаучыларның унсигез проценты гына авылга эшкә кайта. Бу бик начар. Тәртип урнаштырырга кирәк, бу мәсьәлә район башлыкларына да кагыла”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате өчен ресурс үзәкләре кирәк дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз