Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Абу-Дабида International Golden Group генераль директоры белән фикер алышты
Фадель Әл Кааби үзара хезмәттәшлекнең мөмкин булган вариантларын җентекләп өйрәнү өчен Татарстанга эшче төркем җибәрергә тәкъдим итте.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Бүген Абу-Дабида (БГӘ) IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов International Golden Group (IGG) генераль директоры Фадель Әл Кааби белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
IGG компаниясе оборона һәм куркынычсызлык өлкәсендә югары сыйфатлы карарлар тәкъдим итүдә махсуслашкан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кораллы көчләре өчен төп җитештерүче булып тора.

«Рөстәм Миңнеханов International Golden Group җитәкчесенә республиканың сәнәгать потенциалы, аерым алганда, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре турында сөйләде», - диелә хәбәрдә.
Фадель Әл Кааби Татарстан Республикасы Президентына IGG компаниясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат бирде, республика белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын белдерде.

Ул шулай ук хезмәттәшлекнең мөмкин булган вариантларын җентекләп өйрәнү өчен Татарстанга эш төркемен җибәрергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз