news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов 52 мең казанлының кереме яшәү минимумыннан аз булу сәбәбен белергә кушты

Казанда бүген Шәһәр думасының 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган утырышы узды.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Җирле хакимият гражданнарның түбән керемнәренә игътибар итәргә тиеш. Бу мәсьәлә шулай ук Казан мэриясе һәм шәһәр депутатлары җитәкчелегенең күз уңында булырга тиеш.

«Бүген Казанда уртача хезмәт хакы 55 мең сумнан артык, республикада — 43,4 мең сум. Шул ук вакытта күпсанлы гражданнарның керемнәре түбән булып кала. Үткән елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча Казанның 314 предприятиесе минималь хезмәт хакы күләменнән азрак акча (12,7 мең сум) түләгән. 52 меңнән артык казанлының айлык кереме яшәү минимумыннан түбән», — дип сөйләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр думасы сессиясендә.

«Хөрмәтле депутатлар, бу безнең мәсьәлә, алар сезнең сайлаучылар. Монда, әлбәттә, кайберәүләр керемне башкача ала торгандыр, ләкин бу да гаделсезлек. Барысы да үтә күренмәле булырга тиеш. Мин бу мәсьәләгә игътибар итүегезне сорар идем», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга.

Казанда бүген Шәһәр думасының 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган утырышы узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot