news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов 2023 елда дәүләт программасына керәчәк объектларны апрельгә расларга кушты

Татарстан Президенты сүзләренчә, начар планлаштыру төзелеш сроклары сузылуга китерә.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елда төзеләчәк яки капиталь төзекләндереләчәк торак һәм социаль инфраструктура объектлары исемлеген 2022 елның апреленә кадәр төзергә һәм расларга кушты.

Әлеге йөкләмәне ул Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында бирде.

«Муниципаль берәмлекләргә һәм министрлыкларга объектларны үз вакытында билгеләргә кирәк. Мин һәрвакыт әйтәм, объектлар ике ел алдан әзер булырга тиеш, бигрәк тә капиталь ремонт һәм яңа төзелеш буенча. Бурыч — 2023 ел программасын апрельгә әзерләү, исемлек булсын, ә алга таба — документацияне әзерләү», — дип белдерде ул.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, начар планлаштыру төзелеш срокларын сузуга китерә. «Параллель рәвештә 2024 ел буенча эш алып барырга кирәк. Бюджет мөмкинлекләребездән чыгып, без кайвакыт алгарак та китә алабыз», — дип бурыч куйды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100