Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов 2022 елда Россия кешеләре өчен хаҗ уздыру мөмкинлеге турында фикер алышты
Татарстан Президенты коронавирустан прививка ясаткан Россия хаҗиларын Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга кертергә тәкъдим итте.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры урынбасары Әбделфәттах бин Сөләйман Машат белән очрашты.
Алар 2022 елда Россия хаҗилары өчен хаҗ уздыру мөмкинлекләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
«Гомрә кылганда безнең илдәге бик күп кешеләрнең хаҗ кылырга теләвен уйладым. Һәм сездән Россия хаҗиларына бу мөмкинлекле бирүегезне сорамый кала алмыйм», — диде республика Президенты.
Аның сүзләренчә, дөньяда коронавирус пандемиясе белән бәйле катлаулы вазгыять күзәтелә һәм бу кешеләрнең иминлеге буенча Корольлек хакимиятенә зур җаваплылык өсти. Әмма хаҗ уздыру өчен кайбер шартлар турында, мәсәлән, вакцинация яки тиешле белешмәне алу турында килешергә була.
«Россия хаҗиларына хаҗ кылырга ярдәм итә торган шартлар турында фикер алышырга телим. Вакцинация узган кешеләр бар, алар вакцинация узу турында документ ала. Россиядә җитештерелә торган „Спутник V“ вакцинасы яхшы. Ул әлегә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында теркәлмәгән, әмма моның буенча процесс бара. Әмма без вакцина ясаткан Россия хаҗиларын кертүләрен алдан ук сөйләшеп куярга телибез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Әбделфәттах бин Сөләйман Машат әлеге мәсьәләне хәл итү вариантларын карарга вәгъдә итте.
«Мин сезнең тәкъдимне кабул итәм, һичшиксез, без аны игътибар белән караячакбыз һәм карар кабул итәчәкбез», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз