news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов 2017 елның иң еш искә алына торган губернатор-блогерлары бишлегенә кергән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 327,99 индексы белән бишенче урынны биләгән.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). ММЧ өлкәсендә бәйсез тикшеренү компаниясе белән «Медиалогия» соцмедиа компаниясе 2017 елның иң еш искә алына торган губернатор-блогерлары рейтингын төзегән. Тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, Рөстәм Миңнеханов 327,99 индексы белән бишенче урынны алган, дип хәбәр итә компания матбугат хезмәте.

Рейтингка тикшеренү вакытында үз блокларын алып барган РФ төбәкләренең гамәлдәге башлыклары кергән. Рейтингны төзү өчен ММЧда губернаторлар блогларының еш искә алынуы исәпкә алынган.

Тикшеренүләр 2017 елның гыйнварыннан декабрьгә кадәр алып барылган.

РФ төбәкләре башлыклары арасында иң еш телгә алына торган блогерлары Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов, дип табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot