news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеәхмәтов Can-Am Trophy Russiaнең Татарстан этабында медаль алды

Ярышлар өч зачет классында үтте

(Казан, 19 июня, «Татар-информ»). Кичә Әлмәттә узган Can-Am Trophy Russiaнең беренче этабында Татарстан спортчылары ике призлы урынга лаек булды. Бу хакта турнирның рәсми сайтында әйтелгән.

Ярышлар ATV, side-by-side – SSV Sport һәм SSV Standard зачет классларында үткән.

SSV Standard классында Радик Гарифҗанов һәм Ришат Шәйхулов (Чаллы) составындагы Татарстан экипажы беренче урынны алган. SSV Sportта Ирек Миңнеәхмәтов һәм Евгений Павлов (Казан/Тверь) экипажы өченче булган.  

(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).

news_right_1
news_right_2
news_bot