news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңназыйм Сәфәров журналист Алсу Хәсәнова-Булутның юлын дәвам итүчесен атаган

Яшь журналист Чулпан Гарифуллинага Алсу Хәсәнова-Булут исемендәге премия тапшырылды.

Миңназыйм Сәфәров журналист Алсу Хәсәнова-Булутның юлын дәвам итүчесен атаган
Владимир Васильев

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров журналист Алсу Хәсәнова-Булутның юлын дәвам итүче дип яшь журналист Чулпан Гарифуллинаны атаган. Бу хакта Чулпан Гарифуллина "Татар-информ" хәбәрчесенә Казанның Тукай клубында узган "Дога" кичәсендә сөйләде.

"Мин Алсу апаның вафатыннан соң, аның эш урынына беренче утырган кеше. Алсу Хәсәнованың "Ватаным Татарстан" газетасында эшләгәнен һәм яман шештән үлгәнен ишетеп кенә белә идем. Ә инде эшли башлагач, аның турында күбрәк кызыксындым, ул да мәдәни-иҗтимагый өлкәләрне яктырткан. Мине дәвамчы итеп күргәннәре өчен рәхмәт белдерәм", - диде ул.

Чулпан Гарифуллина Алсу Хәсәнова-Булут кебек иҗтимагый темаларга әлегә алына алмавын әйтте. "Рәсми эшләгәнемә бер ел булды. Редакциягә беренче курстан практикага дип килгән идем. Иң элек мәкаләләремне журналист Фәния Арслановага, аннан соң Гөлинә Гыймадовага укыта башладым. Соңыннан баш мөхәррир Миңназыйм Сәфәров миңа эш тәкъдим итте", - ди ул.

"Редакциядә миннән тәҗрибәлерәк булган журналистлар эшләвенә карамастан, мине үз иттеләр, тәкъдим иткән темаларны да кире какмадылар, ярдәм итеп тордылар. Һәр сүзне үлчәп язарга, дәлилләргә кирәк, теләсә нинди темалар да була алмый. Мине нәкъ шушылар кызыктырды", - диде Чулпан Гарифуллина.

"Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров Алсу Хәсәнова-Булут исемендәге премиягә лаек булган Чулпан Гарифуллина турында үз фикерен әйтте. "Чулпан нәкъ Алсу шикелле - тыйнак, ләкин төбенә төшеп яза торган. Үсә-үсә ул үзен күрсәтер, күрербез, Алла боерса", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100