news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңназыйм Сәфәров кемгәдер шалтыратып кына тираж җыеп булмавын белдерде

“Сез - хөкүмәт басмасы, бер шалтырату җитә, сезне яздыралар”, – дип уйлау – хата, ди “Ватаным Татарстан” мөхәррире.

Миңназыйм Сәфәров кемгәдер шалтыратып кына тираж җыеп булмавын белдерде
Солтан Исхаков

 (Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы Миңназыйм Сәфәров тираж җыюдагы проблемалар һәм шәхси газеталар арасында конкуренция барлыгын җиткерде.

“Тираж җыйганда, шәхси газеталар белән конкуренция сизелә. Еш кына безгә: “Сез - хөкүмәт газетасы, бер шалтыратып әйтү җитә, сезне яздырылар”, диләр. Алай гына булса, әллә кайчан әллә күпме кешене яздырыр идек. Хикмәт – халыкның кабул итүендә. Билләһи дип әйтәм, мин районнарда да “язылучыларны берүк кыстый күрмәгез”, дип әйтәм. Чөнки безнең халыкны җүнле әйбергә кыстасалар, “Юк инде, кирәкми” дигән реакция бар. Икенче юлын табарга кирәк. Хәйрия концертлары кебек социаль проектларны без юктан гына башламыйбыз һәм алып бармыйбыз. Безгә ул кайвакытта газета чыгаруда зыян да китерә. Әмма аның нәтиҗәсе булмый түгел”, – ди баш мөхәррир.

Миңназыйм Сәфәров балаларда газетага мәхәббәт тәрбияләүдә әти-әниләр һәм укытучыларның ролен дә билгеләп үтте.

“Балаларның башына “Газета - искелек калдыгы ул, аны укымасаң да була”, дип тукып үстермәсәң, бала аны кабул итә. Әле яңарак кына гимназиягә барган идек. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, без оештырган әйбер түгел, оештырсаң да начар булмас иде, әлбәттә. 100 баланың әти-әнисенә татар теле укытучысы “Ватаным Татарстан” газетасын яздырган. Аңлатып, сөйләшеп. Бу эшләрнең ничек барганын беләм мин. Үземнең хатыным да мәктәптә укытучы булып эшләде. Шул вакытта “Сабантуй” газетасына бөтен мәктәпне яздырып бетергәнен дә беләм. Балага нинди үрнәк күрсәтәсең, ул шуны кабул итә. Ләкин без аны онытып барабыз хәзер. Газета укымаган кеше, китап укымаган кеше – бигүк кеше түгел ул”, – диде Сәфәров.

Ул шулай ук журналистиканың социаль челтәрләрдән аермасын да әйтеп узды.

“Яза белгән һәркем үзен журналистка саный бүген. Социаль челтәрләр тулган. Әмма анда бит аналитика юк. Анда саташасың. Мин үзем дәт - шунда, көне-төне шунда утырам мин. Ләкин андагы мәгълүматны без фильтр ясап бирәбез”, – диде “Ватаным Татарстан”ның баш мөхәрриире.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак “Ватаным Татарстан” газетасы 100 еллык юбилеен хәйрия концерты итеп уздыра, Татарстанда барлык журналистларны туплаган берләшмә барлыкка килергә мөмкин һәм Миңназыйм Сәфәров авыллардагы хат ташучылар мәсьәләсен югарырак җитәкчеләр алдында күтәрергә җыена дип тә язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100