news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңназыйм Сәфәров хат ташучылар мәсьәләсен югарырак җитәкчеләргә җиткерергә җыена

“Әйткән белән әйтмәгән бер түгел. Шуңа күрә үземнең планнарым бар”, – ди “Ватаным Татарстан" газетасы мөхәррире.

Миңназыйм Сәфәров хат ташучылар мәсьәләсен югарырак җитәкчеләргә җиткерергә җыена
Султан Исхаков

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров авыллардагы хат ташучылар кытлыгы проблемасын югарыдагы җитәкчеләргә җиткерергә җыена. Бу хакта ул бүген газетаның 100 еллыгы уңаеннан узган матбугат очрашуында “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә әйтте.

“Хат ташучылар мәсьәләсен чишүне районнан башлап карадык. Хакимият башлыгына барабыз да бер үк сүз: “Безнең районнан алдылар бит ул функцияне, ике-өч районга бер почта бүлеге ясадылар”,  дип җавап бирәләр. Шуннан соң бервакыт Дәүләт Советына җыйдылар. Хат ташучылар да чакырулы. Аларның сүзләре бер нәрсәгә кайтып кала: “Әйдәгез, дус яшик”. Беләләр бит, алардан башка почта таратучы юк. Бу - болай дигән сүз инде. “Атнага бер тапкыр таратканга да риза булып, рәхмәт әйтегез. Бер дә таратмаска да мөмкинбез. Яки ике мәртәбә бәягезне күтәрергә мәҗбүрбез”.

Әмма мин болардан куркырга җыенмыйм, авыл абзыйлары әйтмешли. Әгәр безне хакимият белән халык арасындагы звено дип әйтәләр икән, һаман-һаман тамызып торырга кирәк. Җәмәгать, әйткән белән әйтмәгән  бер түгел. Шуңа күрә, авыллардагы хат ташучылар проблемасын югарырак җитәкчеләргә җиткерүнең ысуллары турында үземнең планнарым бар”, - диде Миңназыйм Сәфәров.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак “Ватаным Татарстан” газетасы 100 еллык юбилеен хәйрия концерты итеп уздыра һәм Татарстанда барлык журналистларны туплаган берләшмә барлыкка килергә мөмкин дип тә язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100