Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңгол Галиев юбилее елында Татарстан районнарында концертлар уздырырга тели
Быел җырчыга 27 августта 80 яшь тулды.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык җырчысы Миңгол Галиев юбилей елында Татарстан районнарында концертлар, очрашулар уздырырга ниятли. Быел 27 августта аңа 80 яшь тулды.
«Юбилей елын исәпкә алып, районнарда җырлашып, концертлар уздыру хыялы бар. Район җитәкчелеге, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары ярдәм итсә, миңа теләктәшлек белдерсәләр, бик яхшы булыр иде», — диде артист «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул, шулай ук, үзенең җырларга өйрәтү методикасы буенча очрашулар оештырасы килүен әйтте. «Үземнең эшемне дәвам итүче, бөтен дөньяга үрнәк булырдай, Тукай теләгән татар җыр мәктәбен, халыкчан вокалны дөньяга тарату буенча эшне башласак, татар халкын таныту да шуннан булачак», — дип саный Миңгол Галиев.
«Дөньяның киләчәге өчен татар халкы кирәк. Кайчандыр Орфей салган аваз безнең авазда ишетелсен. Орфей авазы ишетелерлек итеп эшләргә тиеш без», — дигән теләген җиткерде.
Җырчының тормышы, иҗаты, фикерләре турында тулырак «Интертат»тагы әңгәмәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз