news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Миңа Вәлиулла хәзрәт җитми, бүген дә сөйләшеп утырыр идек” – Мансур хәзрәт Җәләлетдин

“Җомганы Мәрҗани мәчетендә укысаң гына дөрес була” - дип әйтә иде, ди Мансур хәзрәт.

“Миңа Вәлиулла хәзрәт җитми, бүген дә сөйләшеп утырыр идек” – Мансур хәзрәт Җәләлетдин
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 19 июль көнне, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары булган Вәлиулла Якуповның экстремистлар тарафыннан атып үтерелүенә 5 ел булды. Шул уңайдан дин һәм җәмәгать әһелләре Вәлиулла хәзрәт Якупов каберен зиярат кылды.

Вәлиулла хәзрәтне искә алу мәрәсимендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары, “Әл-Мәрҗәни” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин дә бар иде.

“1995 елдан алып һәр җомга без бергә идек. Миң моның белән бик горурланам. Ул “Җомганы Мәрҗани мәчетендә укысаң гына дөрес була”, - дип әйтә иде. Белмим, нәрсәгә алай әйткәндер ул аны, әмма һәр җомганы без бергә идек. Җомга намазына кадәр бергә утырып, намаздан соң да бергә чәйләр эчеп, сөйләшеп утырырга насыйп булды. Бүгенге көндә дә бергә утырыр идек, ул миңа бик җитми. Аның белән бөтен темага да сөйләшеп була иде”, - диде ул.

Белешмә: Валиулла хәзрәт Якупов - 1992-1993 елларда Казанның Апанай мәчете имамы, 1993-1996 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ректоры, 1997-2012 елларда - Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары. Җәмәгать эшлеклесе, галим, мәгърифәтче буларак дин тарихына кергән шәхес .
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100