news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ми–8, Ми–38 һәм җиңел вертолетлар Казан вертолет заводының төп эш юнәлешләре булачак

Ми–8 вертолетын модернизацияләү һәм Ми–38, “Ансат”, “Актай” модельләрен серияләп җитештерә башлау Казан вертолет заводының якындагы елларга төп эш юнәлешләре булачак

(Казан, 26 ноябрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Ми–8 вертолетын модернизацияләү һәм Ми–38, “Ансат”, “Актай” модельләрен эшләү, сынау һәм серияләп җитештерә башлау Казан вертолет заводының якындагы елларга төп эш юнәлешләре булачак. Бүген Казанда “Россия вертолетлары” ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Макарейкин әнә шулай дип белдерде.
Михаил Мильнең тууына 100 ел тулуга багышланган фәнни–гамәли конференция кысаларында узган матбугат конференциясендә В.Макарейкин Казан вертолет заводының үсеш перспективалары хакында сөйләде. “Казан вертолет заводында бүгенге көндә ел саен 80 нән артык вертолет җитештерелә һәм үсеш заводның үз һәм инвестиция чаралары хисабына техник яктан җиһазландыру белән параллель рәвештә дәвам итәчәк”, – дип хәбәр итте “Россия вертолетлары” ААҖ генераль директоры урынбасары.
Владимир Макарейкинның сүзләренә караганда, “Россия вертолетлары” холдингының үсеш стратегиясе тарафыннан базарга вертолетларның яңа төрләрен чыгару күздә тотыла, аларның иң мөһиме – Ми–38 вертолеты. “Хәзер без Внешэкономбанкка Ми–38 проектына бюджеттан тыш ярдәм алу максатыннан мөрәҗәгать итәбез, – дип хәбәр итте В.Макарейкин. – Ми–38 вертолетын Россиядә эшләнгән двигатель белән җиһазландыру турында карар кабул ителүен истә тотып, без 2010 ел ахырына алар әлеге машинага урнаштырылыр дип уйлыйбыз. 2013 елда Ми–38 базарга чыгарга тиеш”.
“Казан вертолет заводы эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән тагын берсе – Ми–38 вертолетын модернизацияләү. Базарда көндәшлеккә сәләтлелекне тәэмин итү – бик кыйммәтле һәм катлаулы әйбер. Шул ук вакытта Ми–38 – иң камил машина, – дип ассызыклады холдингның генераль директор урынбасары. – Бүген без әлеге платформага икенче сулыш өрергә ниятлибез – безнең исәпләүләр буенча Ми–8 әле 2030 елга кадәр эшләячәк. Ми–8М вертолетын төзү – Казан вертолет заводының тагын бер өстенлекле программаларыннан берсе”.
Моннан тыш, Владимир Макарейкин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Казанда инженер–инновация үзәге эшли. “Югары уку йортлары, башка оешмалар белән бергә биредә 2,5–4,5 тонна авырлыктагы вертолетларның тулы бер сериясе эшләнә. Бу – “Актай” һәм “Ансат” вертолетлары”, – диде В.Макарейкин.
“Әлеге өч юнәлеш – Ми–8, Ми–38 һәм җиңел вертолетлар – Казан вертолет заводы өчен җитәрлек дип уйлыйм”, – дип сүзен йомгаклады “Россия вертолетлары” ААҖ генераль директоры урынбасары.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100