Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ми-8 катастрофасында һәлак булган 19 кеше - Россиянең 13 төбәгеннән һәм Казахстаннан
Һәлак булган Александр Рыбьяковның яшәү урыны әле ачыклана.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Ямал-Ненецк автоном округында Ми-8 һәлакәтендә Россиянең 13 төбәгендә һәм Казахстанда яшәүчеләр үлгән һәм зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ЯНАО буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Бу хакта "Интерфакс" яза.
Ведомство сайтында дөнья күргән вертолет экипажы һәм пассажирлары исемлеге буенча, анда ике казахстанлы, Курган өлкәсеннән 4 кеше, Красноярск, Пермь һәм Краснодар краеннан икешәр кеше, ЯНАО, Төмән, Омск, Новосибирск, Оренбург, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләреннән берәр кеше, шулай ук Мари Эл һәм Башкортстан республикаларыннан берәр кеше булган.
Һәлак булган Александр Рыбьяковның яшәү урыны ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз