news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ми-2 вертолеты ашыгыч рәвештә Красноярск краеның төньягында төшеп утырган

Гадәттән тыш хәл вакытында вертолет бортында ике пилот һәм биш пассажир булган.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Ми-2 вертолеты Красноярск краеның төньягында ашыгыч рәвештә төшеп утырган, дип хәбәр итә ТАСС.

Ми-2 вертолетының һәлакәт хәлендә төшеп утыру хәбәре җирле вакыт белән иртәнге сәгать уннар тирәсендә алынган. Вертолет бортында җиде кеше - ике пилот һәм биш пассажир булган. Беркем дә зыян күрмәгән.

Вертолетка ярдәмгә төбәкнең эзләү-коткару үзәге көчләре җибәрелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100