Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәмгыять укытучыларның әһәмиятен тагын да күтәрергә тиеш – Фәрит Мөхәммәтшин
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VIII халыкара мәктәп укытучылары фестивале ачылышында катнашты.
(Алабуга, 7 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада VIII халыкара мәктәп укытучылары фестиваленең пленар утырышында укытучыларның сорауларын җавап бирде.
"Җәмгыять укытучыларның әһәмиятен тагын да күтәрергә тиеш. Бу һәр төбәккә дә кагыла. Барлык төбәкләрдә дә хезмәт хакы, грант ярдәмнәре артырга тиеш", – диде ул.
Форумда мәгариф өлкәсеннән 1500 һөнәр иясе катнашыр дип көтелә. Алар арасында Россия төбәк һәм республика мөгалимнәре, Россия һәм чит ил уку йорты галимнәре, методистлар бар. Программа модераторлары булып Россия, АКШ, Алмания, Израил, Сингапур, Төркия, Словакия, Азәрбәйҗан, Белоруссия мөгалимнәре катнаша. Шуларның бишесе – "Ел укытучысы" бәйгесе җиңүчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз