news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмгыять авыру кешене кабул итәргә әзер түгел – сәламәтлек саклау министры урынбасары

Сергей Осипов сүзләренчә, Татарстанда 14 822 инвалид бала яши.

Җәмгыять авыру кешене кабул итәргә әзер түгел – сәламәтлек саклау министры урынбасары
Михаил Захаров

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 2017 елга 14 мең 822 инвалид бала теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Диния Нәзарәте һәм “Зәкят” хәйрия фонды үткәргән “Үзенчәлекле балалар һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм: проблемалар һәм чишү юллары” темасына узган түгәрәк өстәл форматындагы конференциядә билгеле булды.

“Республикада 2017 елга 14 мең 288 инвалид бала теркәлгән. Бу – уртача бер авыл хуҗалыгы районы дигән сүз. Бу проблема бик зур һәм ул дөнья буйлап таралган”, - диде сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов.

Инвалид балаларның күпләп туу сәбәпләренең берсе итеп, урынбасар, начар экологияне саный.

“Без химик ризык ашыйбыз, пычрак һава сулыйбыз, хлорлы су эчәбез һәм сәламәт балалар табарга телибез. Җәмгыятьнең бала тудыру потенциалын саклау буенча да проблема бик зур бүген.

Һәм, әлбәттә, бездә инвалид балалар арта икән, аларны җәмгыятьтән интеграцияләү мәсьәләсе килеп туа. Бу урында әлеге фразаны кабатлар идем: һәр кеше гений булып туа, әмма ул генильлек ачыла яки ачылмый. Инвалид балалар очрагында да шул хәл.

Әмма ничек кенә булмасын, бу балалар кеше төсле яшәсен, башкаларга файда китерсен өчен, 14 мең 822 кешене интеграцияләргә кирәк дигән сүз. Әлеге проблема 7-8 ел чамасы элек дәүләт югарылыгында карала башлады. Нәкъ шуңа күрә бүгенге көндә инклюзив укыту методикалары булдырылды. Бу – үзенчәлекле балаларның әти-әниләренә генә түгел, дәүләт хакимиятенең барлык органнарына да җиңелләрдән бирелми. Кызганычка, бүген җәмгыять авыру балаларны кабул итәргә сәләтле түгел. Без мораль яктан моңа әзер түгел. Шуңа күрә үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әти-әниләр белән җәмгыять арасында, дәүләт структуралары арасында аңлашылмаучанлык туа, ябык ишекләр барлыкка килә”, - диде министр урынбасары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100