news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

МГИМОда узачак фестивальдә "Ильдан" татар бию ансамбле чыгыш ясаячак

Фестивальдә илебездә яшәүче халыкларның мәдәниятенә багышланган чыгышлар булуы көтелә.

(Мәскәү, 28 ноябрь, "Татар-информ", Наилә Исхакова). 29 ноябрьдә Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында Россия халыклары фестивалендә "Ильдан" татар бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Фестиваль сәгать 14:00дә күргәзмәдән башланып китәчәк, ә инде 16:00да концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Концертта илебездә яшәүче халыкларның мәдәниятенә багышланган чыгышлар булуы көтелә. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты татар клубы исеменнән "Ильдан" танылган бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты татар клубының җәмәгатьчелек белән элемтәләр өчен җаваплы менеджеры Диана Аббясова әйтүенчә, әлеге чара дөнья халыклары арасындагы дуслыкны көчәйтүгә юнәлдерелгән һәм килгән кунакларны Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру өчен оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100