news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү мөфтиятендә динара ифтар оештырылды

Мәскәү мөфтиятендә динара ифтар оештырылды
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

РФ мөселманнары Диния нәзарәте Мәскәү мөфтияте резиденциясендә Россиянең традицион диннәре вәкилләрен, дәүләт хакимияте органнарын, иҗтимагый оешмаларны, фән-мәгариф өлкәсе вәкилләрен һәм руханиларны берләштергән динара ифтар узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия халыклары бердәмлеге елында, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту буенча уздырыла торган дәүләт сәясәте кысаларында, Мәскәү мөфтияте резиденциясе динара ифтар өчен мәйданчыкка әверелде. Очрашуда катнашучылар рухи-әхлакый кыйммәтләрнең әһәмияте һәм хәзерге җәмгыятьтә динара хезмәттәшлекне ныгытуның мөһимлеге турында фикер алышты.

Очрашу барышында кунаклар Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Әлбир хәзрәт Кргановка ифтарга чакырган һәм аны оештырган өчен рәхмәт белдерде, аның динара диалогны үстерүгә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга керткән зур өлешен, ихласлыгын, ачыклыгын, мөселман өммәте һәм тулаем җәмгыять файдасына эзлекле эшчәнлеген билгеләп үтте.

Мәскәү мөфтиятендә Рамазан ае дәвамында шулай ук мәхәллә кешеләре, кунаклар өчен көн саен ифтарлар уза.

Динара ифтар барысына да Изге Рамазан ае кешеләрнең бер өстәл янында очрашып, мөһим нәрсәләр турында сөйләшеп, тынычлык, татулык кыйммәтләрен раслый торган вакыт булуын тагын бер тапкыр искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot