Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«НУР» халыкара фестивале Казанда 3D-инсталляция тәкъдим итәчәк
Казандагы Спас манарасы 29-31 майда «НУР» халыкара медиасәнгать фестивале кысаларында яктылык инсталляциясе өчен мәйданчык булачак. Проектта Россия, Франция, Италия һәм Кытайдан сигез студия катнаша, алар конкурс программасында үз эшләрен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Катнашучылар үзара ярышачак, ә җиңүчеләрне интерактив тавыш бирү ярдәмендә тамашачылар билгеләячәк.
Тарихи архитектура объектын 3D-маппинг өчен экранга – динамик яктылык проекцияләре технологиясенә әверелдерәчәкләр, алар визуаль яктан бина фасадларын «җанландыра» һәм аларны масштаблы сәнгать полотноларына әйләндерә.
Яктылык тамашасын шәһәрнең барлык халкы һәм кунаклары да күрә ала. Шоуны 29-31 майда 21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр тамаша кылып булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз