news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мэйо клиникасы экспертлары Казандагы Республика клиник хастаханәсендә медицина ярдәме сыйфаты белән идарә итү эшен югары бәяләде

Казанга сыйфатлы табиб ярдәме күрсәтү өлкәсендә әйдәп буручы белгечләр тәҗрибә уртаклашырга килде

  (Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе – дәвалау учреждениеләре практикасына медицина ярдәме сыйфаты белән идарә итүнең иң яхшы системасын кертү. Бу хакта бүген Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясендә “Дөньяви сыйфат стандарты: идеядән чынга ашыруга кадәр. Мэйо клиникасы тәҗрибәсе” халыкара форумы ачылышына багышланган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдерде.

ТР сәламәтлек саклау министры сүзләренә караганда, бу юнәлештә иң яхшы дөньяви практикаларны өйрәнү өчен безнең белгечләр Европа клиникаларына бара. “Узган атнада 16 татарстанлы Американың идарә һәм медицина ярдәме системасы сыйфаты буенча лидер Мэйо клиникасында булды. А.Вафин сөйләвенчә, бу юнәлештә йомшак урыннарны билгеләү өчен аудит үткәрү планлаштырыла. Аннары сыйфат белән идарә итү системасы төзеләчәк, бу эш этап буенча медицина учреждениеләре һәм структура бүлекчәләре җитәкчеләреннән башланачак, хезмәткәрләрне укыту планлаштырыла.

Мэйо клиникасында хезмәт куючы ассистент-медицина фәннәре профессоры Андрей Курклинский ТР Президентына һәм Югары медицина технологияләре үзәге хезмәктәрләренә конференцияне оештырган өчен рәхмәт белдерде. “Безгә беренче тапкыр нәкъ менә медицина эшчәнлеге сыйфатына багышланган конференция үткәрүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Бу югары дәрәҗәне чагылдыра һәм Татарстан үсеше өчен җирлек булдыра”, - дип ассызыклады ул.

Ассистент - медицина фәннәре профессоры Сандья Прати белдергәнчә, Казанда Республика клиник хастаханәсендә Мэйо клиникасында башкарыла торган күп кенә процессларның оештырылуы охшаш булуын күргән. Аерым алганда, идарә һәм сыйфат, төрле процесслар интеграциясе мәсьәләләрендә.

Үз чиратында, гаилә медицинасы ассистент-фәннәре профессоры, клиниканың сыйфат буенча медицина хезмәте җитәкчесе Тимоти Давлантес билгеләп узганча, сыйфат белән тәэмин итү ысулларының берсе - пациентның өметләре нинди күләмдә канәгатьләндерелүен күрсәтүче төгәл үлчәм булу, шулай тиеш. “Сездә процессның яхшыруы, авыру, пациентларның хәле яхшыру турында төгәл күрсәткечләр булырга тиеш”, - дип тәмамлады ул сүзен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100