news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метшин Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты

Метшин Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты
Фото: © «Татар-информ»

Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Ул искәрткәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә - һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр, ә һөҗүмгә дучар булган объектлар арасында гражданлык һәм сәнәгать объектлары бар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән 10 август республикада матәм көне дип игълан ителде. Казан мэриясе командасы исеменнән Метшин һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Эшлекле дүшәмбедә катнашучылар аларны бер минут тынлык белән искә алды.

«Мондый минутларда безнең һәрберебезгә үз вазифаларын үтәргә, эшләргә, республикабызны ышанычлы рәвештә һәм паникага бирелмичә үстерергә кирәк», - диде Метшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot