news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метшин вейпларны тыю турындагы законны хуплады һәм аны Татарстанда кертергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айдар Метшин бүген Дәүләт Думасында кабул ителгән закон проектын хуплады. Яңа закон төбәкләргә вейпларны һәм алар өчен сыекчаларны ваклап сатуны тыю хокукы бирә.

Ул биш елга сынау режимында кабул ителде — 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр. Эксперимент нәтиҗәләренә карап, чикләүләрне гамәлгә керткән төбәкләрдә бу чараның файдасы булу-булмау анализланачак.

«Бу балаларны һәм яшүсмерләрне вейплардан сакларга ярдәм итә ала торган мөһим чара. Яшүсмерләрне кызыктыра торган татлы хуш исле вейплар бәйлелеккә китерә һәм организмга зур зыян сала. Республикабызда да мондый тыюны гамәлгә кертү дөрес булыр, дип саныйм», — дип билгеләп үтте Айдар Метшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot