news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метшин Телеграмда ТР муниципалитетлары башлыкларының медиа активлыгы рейтингын җитәкләде

Метшин Телеграмда ТР муниципалитетлары башлыкларының медиа активлыгы рейтингын җитәкләде
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Еду в Татарстана | Статистика» Телеграм-каналы республика шәһәрләре мэрлары һәм район башлыкларының медиа активлыгының май рейтингын урнаштырды. Беренче унлыкка язмалары һәм белдерүләре аудиториядә зур яңгыраш тапкан җитәкчеләр кергән. Казан мэры Илсур Метшин рейтингның лидеры булды.

Ул, рейтингта катнашучыларның барысын да зур аерма белән узып китеп, рекордлы 1 330 332,65 балл җыйды. Аның Владимир Путин белән Дональд Трампның Татарстан башкаласында очрашу ихтималы турындагы сүзләре аеруча популярлык казанды.

Икенче урында – Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев (рейтинг – 68 883,62). Аның дәүләт объектларында эшләүче һәм эшләрен вакытында тәмамларга өлгермәгән подрядчыларга кагылышлы белдерүе турында социаль челтәрләрдә актив фикер алыштылар.

Шәһәрдә самокатлар турында үз фикерен әйткән Чаллы мэры Наил Мәһдиев (33 225,65) өченче баскычта урнашты.

Беренче унлыкка шулай ук түбәндәгеләр керде:

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев - 4 469,55

Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова - 3 461,05

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов – 1 398,92

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев - 321,89

Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский – 308,43

Лениногорск районы башлыгы Марат Гыйрфанов - 244,28

Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин - 240,70

Рейтинг бер ай эчендә Телеграмда телгә алынулар саны, җәлеп ителүе һәм колачы нигезендә формалаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot