news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Татарстаннан мобилизацияләнүчеләргә ике УАЗ «Хантер» тапшырды

Илсур Метшин Татарстаннан мобилизацияләнүчеләргә ике УАЗ «Хантер» тапшырды
Фото: Казан мэриясе

Татарстаннан мобилизациягә алынучыларга Казан мэры Илсур Метшиннан ике УАЗ «Хантер» автомобиле тапшырдылар. Машиналар Кораллы көчләргә чакырылучыларның үтенече буенча тапшырылды –шәһәр башлыгы җыю пунктында булган вакытта алар шул турыда сораган иде, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе.

Бүген автомобильләрне танк полигонына китерделәр, аннан транспортны махсус хәрби зонага җибәрәчәкләр. Транспорт сугыш хәрәкәтләре шартларында эшләү өчен махсус сайланган: нык рамлы, яхшы көпчәкләр белән, дип сөйләде мобилизацияләнгән кешеләргә Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алеев. Ул аларга машиналарның ачкычларын тапшырды. Аның сүзләренчә, якын арада мобилизацияләнүчеләргә тагын ике машина биреләчәк.

Алеев искәрткәнчә, мэрия моңа кадәр дә махсус хәрби операция зонасына бер УАЗ һәм «Нива» тапшырган иде. Ике машина да хәрби бурычларны үтәү өчен кулланыла.

«Без элемтәдә, ихтыяҗларыгыз чыкса, шул исәптән алгы сафта булганда да, безгә мөрәҗәгать итегез. Узган очрашуда Илсур Метшинга әйткән барлык мөрәҗәгатьләрне без хәл иттек», – дип белдерде Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, мобилизациягә алынучыларга һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен «Игелекле Казан» фондында акча җыю оештырылган, әйберләр һәм азык-төлек Казанда оештырылган 17 җыю пунктларында кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot