Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Метшин Татарстан Рәисе юлламасына кагылышлы фикерләре белән уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына юлламасы – республикабызның алга таба динамик үсешенә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юллама. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Телеграм-каналында шундый фикер белән уртаклашты.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисенең ТР Дәүләт Советына юлламасы гадәттәгечә тормышның төп юнәлешләренә кагыла. «Шул ук вакытта, махсус хәрби операция үткәрү, безнең икътисадка көнбатыштан санкцион басым, төрле чакырулар шартларында, республика Рәисе җәмгыятьне алга таба берләштерергә, технологик суверенитетны, халкыбызның мәдәни кодын саклап калуга, Татарстанның халыкара мәйданда ролен көчәйтүгә басым ясады – бу БРИКС та, республика территориясендә уза торган башка киң күләмле халыкара форумнар да», – дип язды Метшин.
Депутат ассызыклаганча, Татарстан Рәисе үз юлламасында, яшьләргә тәрбия бирү нигезләре буларак, патриотизм хисләре тәрбияләүгә басым ясады. «Без әлеге аспектның заманча шартларда никадәр актуаль булуын күрәбез, демография, кеше һәм хезмәт ресурслары мәсьәләләре кебек үк, киләчәккә төп бурыч буларак, шул исәптән мәгариф дәрәҗәсен күтәрү, фәнни потенциалны көчәйтү һәм инвестицияләр җәлеп итү аша», – дип билгеләп үтте спикер.
Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына 14 сентябрьдә юллама белән мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз