news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метшин: Татарстан Рәисе тырышлыгы белән без Казан үзәгенең тарихи ансамблен саклап калдык

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка республика башкаласы үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. Рәхмәт сүзләрен ул «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумының пленар сессиясендә әйтте.

«Аның (Рөстәм Миңнеханов - Т-и искәрмәсе) тырышлыгы белән без Казан үзәгенең тарихи ансамблен саклап кала алдык. Камал театры кебек заманча архитектура үрнәкләре белән бу тарихи кварталлар Россия һәм чит ил туристларын җәлеп итү ноктасына әверелде. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, үзгәрешләр чорында яшәргә язсын, диләр. Миңа, мэр буларак, безнең командага Казанны үзгәртеп кору чорында яшәргә насыйп булды. Сезнең җитәкчелектә, безнең беренче Президентыбыз (Минтимер Шәймиев Т-и искәрмәсе) җитәкчелегендә федераль үзәк ярдәме белән, халыкара вакыйгалар нәтиҗәсендә Казан тиз алга ыргылды», - дип белдерде Илсур Метшин.

Казан мэры шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында архитектураның күп кенә шедеврлары ТР Рәисенең милли мәдәнияткә һәм шәһәргә булган мәхәббәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100