Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин «Игелекле Казан. Яңа социаль форма буларак инклюзия» форумын ачты
«Мәскәү» мәдәни үзәгендә пленар утырыш белән «Игелекле Казан. Яңа социаль форма буларак инклюзия» форумы ачылды. Анда Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин да катнашты, ул быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтүче «Игелекле Казан» проектының нинди юл узуын искә төшерде.
Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, «Игелекле Казан» проекты 2016 елда барлыкка килгән. Бу елларда I сыйныф укучыларына уку елы башында «Игелекле эшләр көндәлеге» бүләк ителә, алар аны ел дәвамында алып бара. Метшин билгеләп үткәнчә, 175 мең бала әлеге «игелек витаминын» алган инде.
Фото: © «Татар-информ», Динара Прокопьева
2014 елда 19нчы гимназия укучылары «Игелек ярминкәсе»н үткәрде. Анда җыелган акча ярдәмендә Казан хосписында бер бүлмә тулысынча җиһазландырылган. Хәзер 190нан артык мәктәп ел саен мохтаҗларга акча җыю өчен шәһәр ярминкәләре үткәрә.
2016 елда Казан мәктәпләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 19 бала укыган, ә хәзер 1214 бала белем ала. Бүгенге көндә 54 мәктәптә һәм 68 балалар бакчасында шундый балаларны укыту өчен тиешле шартлар тудырылган.
«Игелекле Казан» хәйрия фонды узган ел 118 миллион сум акча җыйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз