Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Метшин: Миллионлы шәһәрдәге үзгә бер җылылык һәм яраткан эшең көч кертә
11 сентябрьдә Казан мэры Илсур Метшин Президент академиясенең Югары идарә мәктәбендә укытыла торган «Җитәкчеләр өчен дәүләт идарәсе остасы» белем бирү программасын тыңлаучылар алдында чыгыш ясады. Лекция Г.Камал исемендәге яңа театр бинасында узды. Чара барышында шәһәр башлыгы соңгы елларда Казанның төп үсеш этаплары, шәһәр мохитен үзгәртү, халыкара дәрәҗәдәге зур чаралар уздыру, шулай ук яңа үсеш нокталары буларак мәгарифне һәм туризмны үстерү турында сөйләде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта төрле тармакларда эшли торган җитәкчеләр җыелган аудиториягә мөрәҗәгать итеп, мэр бизнес булсынмы ул, әллә дәүләт тармагамы – теләсә кайсы өлкәдәге җитәкчелек эшчәнлегендә төп мәгънәнең кешеләр белән эшләүдә, җаваплы карарлар кабул итүдә икәнлегенә басым ясады. Шәһәр башлыгы теләсә нинди радикаль үзгәрешләрнең җитәкчедән «кыюлык» һәм, синең максатың җәмгыять мәнфәгатьләрен кайгырту белән бәйле булган очракта, агымга каршы барырга әзер булуны таләп иткәнлеген аңлатты.
Илсур Метшин шәһәр мохитен үзгәртү чаралары турында сөйләде. Ул Казанның тышкы күренешен кискен үзгәртергә кирәк булган вакытларны искә төшерде. Аерым алганда, мэрның чыгышы шәхси «Пазик»лардан, «Газель»ләрдән пассажирлар йөртү буенча яңартылган системага күчәргә мөмкинлек биргән транспорт реформасы турында иде.
Бераз соңрак шәһәрдә реклама корылмаларын урнаштыру тәртипкә китерелгән, аларның саны киметелгән һәм Казанның тарихи өлешендә реклама корылмаларын кую бөтенләй тыелган. Моның белән бергә, 2013 елгы Универсиадага әзерлек барышында, стационар булмаган сәүдәне тәртипкә китерү буенча системалы эш башкарылган – шәһәрнең төп әһәмиятле урамнарыннан 1,7 меңнән артык ларёк сүтеп алынган. Ә бу исә борынгы шәһәрнең архитектура күренешен саклап калырга ярдәм иткән.
«Кешеләр мәнфәгатен кайгыртып яшәгәндә, аеруча кыю булырга кирәк. Миллионнан артык халкы булган шәһәрдәге үзгә бер җылылык һәм яраткан эшең көч кертеп җибәрә. Шуңа күрә, карарлар кабул иткәндә, зур проектка алыныгыз, шуңа таянырга тырышыгыз», – диде Илсур Метшин тыңлаучыларга киңәш биреп.
Казан мэры эшне команда белән башкару мөһимлегенә һәм төбәк дәрәҗәсендә күрсәтелә торган ярдәмгә аерым басым ясады. Илсур Метшин зур проектларны республика җитәкчелеге – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республикабызның хәзерге Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәменнән башка гамәлгә ашырып булмас иде, диде.
Алга таба тыңлаучыларга халыкара дәрәҗәдәге зур чаралар темасы тәкъдим ителгән. Илсур Метшин фикеренчә, алар Казанның алдагы үсеше өчен гаять әһәмиятле роль уйный торган вакыйгалар санала. Татарстан башкаласының 1000 еллыгын бәйрәм иткәннән соң, шәһәрдә инвестицияләр җәлеп итәргә, инфраструктураны яңартырга, шәһәр мохитен үзгәртүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә торган киң колачлы яңа проект эзли башлаганнар.
Бөтендөнья Җәйге универсиада тарихка шундый проектларның берсе буларак кереп калган. 2007 елда Казан тугыз айда гариза әзерләп, җиде кандидат-шәһәр арасына кергән. Гәрчә ул вакытта шәһәр Шэньчжэньга оттырса да, гаризалар кампаниясендә катнашу алдагы халыкара вакыйгаларга әзерлек эшендә мөһим этап булган. Республика командасы көрәшне дәвам итәргә үзендә көч тапкан. 2009 елда Казан кабат гариза биреп, 2013 елгы Универсиаданы Татарстан башкаласында уздыру хокукын алган. Алга таба бу тәҗрибә меңъеллык тарихы булган шәһәргә башка зур халыкара чараларны, шул исәптән 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыру мөмкинлеген биргән.
Илсур Метшин фикеренчә, мондый чараларның әһәмияте, барыннан да элек, аларның озак вакытлы нәтиҗәлелегендә. Алар максат кына түгел, ә бәлки шәһәрне үстерү коралы булырга тиеш.
«Сезнең бөтен коллективны берләштерә торган проектлар булуы кирәк. Бу сезнең тәкъдимегез, сезнең хыялларыгыз гына булырга тиеш түгел, моның күпләрне үзенә җәлеп итә торган, башкалар да шул максатлар белән яши торган эш булуы мөһим. Универсиада ул Казанны, Татарстанны, гомумән, бөтен спорт илен берләштергән проект иде. Оештыру эшләре җиңел түгел, әмма безгә киләчәккә өмет белән карый белергә кирәк», – диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы өстенлекле юнәлешләр буларак шәһәр икътисадының нигезе булган мәгариф һәм туризмны аерып күрсәтте. Сәнәгать белән бергә университетларга, белгечләр әзерләүгә, талантлы яшьләрне җәлеп итүгә, туристлык инфраструктурасын үстерүгә зур әһәмият бирелә.
Соңгы елларда Казанда Россиянең башка төбәкләреннән килгән абитуриентлар саны сизелерлек арткан. Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, 2005 елда мондый студентлар өлеше якынча 3 процент булса, хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч 38–39 процентка җитә.
Туризм тармагы тагын бер мөһим юнәлеш булып кала. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Казанга 5 миллионнан артык турист килгән.
«Казан иң яхшы белгечләрне үзенә җәлеп итә торган шәһәр булырга тиеш», – дип аңлатты башкала мэры.
Тыңлаучыларның берсе тарафыннан Казанның мондый нәтиҗәләргә ничек ирешүе турында бирелгән соравына җавап итеп, Илсур Метшин кадрларның һәм көчле команданың ролен аерып күрсәтте. Әһәмиятле зур шәһәр проектларын гамәлгә ашырганда, беренче чиратта, эшнең аерым юнәлешләрен ышанып тапшырырлык хезмәткәрләрне дөрес итеп сайлый белергә кирәк, диде шәһәр башлыгы.
«Барысын да кадрлар хәл итә. Әгәр үз эшенең остасы булырдай хезмәткәр эзләп таба алсаң – йөз процент уңышка ирешәсең. Минем командам бик көчле», – дип фикерләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Үзенең идарә итү тәҗрибәсе турында сөйләгәндә, мэр шулай ук үрнәк алырга насыйп булган остазларының әһәмиятен билгеләп үтте. Алар арасында ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановны атады.
«Җитәкчеләр өчен дәүләт идарәсе остасы» программасы Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Программаны тәмамлаучылар арасында идарә итүчеләр өчен оештырыла торган «Россия лидерлары» бәйгесендә 230га якын җиңүче, финалга узучы, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары башлыклары урынбасарлары, төбәк министрлары, аларның урынбасарлары, шәһәр башлыклары, төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге депутатлар, федераль югары уку йортлары ректорлары, проректорлары бар.
«Җитәкчеләр өчен дәүләт идарәсе остасы» программасында 60 кеше – дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, БДБ илләре – Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Белоруссия Республикасы җитәкчеләре катнаша.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз