Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Метшин: Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше «якын арада» башланачак
Казанның Җәмигъ мәчете якын арада төзелә башлый. Бу хакта Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин язгы «Архитектура диалоглары» барышында белдерде.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов безне барлык башлангычларда, шул исәптән тарихи үзәкне саклау, яңа проектлар буенча хуплый. Кичә без Җәмигъ мәчете тирәсенә җыелдык. Якын арада [Александр] Цимайло һәм [Николай] Ляшенко проектлары белән аның төзелеше башлана», - диде Метшин.
Казанда Җәмигъ мәчет Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап төзеләчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Мәчет Бишбалта бистәсендәге элеккеге ком базасы урынында урнашачак дип планлаштырыла.
Шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина элек бинаны су территориясе янында төзелүенә өметен белдергән иде. «Җәмигъ мәчете дингә җәлеп итү өчен яңа этәргеч, ә архитекторлар өчен бу проект зур бәйрәм булачак», - дип билгеләп үтте ул «Казаныш» халыкара форумының пленар утырышында.
Кулагин урамында элеккеге «Теплоприбор» заводы бинасында чираттагы язгы «Архитектура диалоглары» ачылды. Чараның төп темасы Татарстан башкаласының сәнәгать территорияләренең бүгенгесе һәм киләчәге булды. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин бизнес-үзәк урнашкан яңартылган бинада булды һәм Казан сәнәгать территорияләрен үстерү планында Мәскәүдән калышмый, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз