news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метшин Казанда ишегалларын кардан чистарту сыйфаты белән канәгать булмавын әйтте

Кыш башыннан бирле Казанда 176,5 мм кар яуган. Шәһәрдән чыгарылган карның күләме 1 млн тоннадан артык. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Күпме кар яуганын сөйләп арыдым инде. <...> 1,02 млн тонна кар чыгардык. 2024 ел белән чагыштырганда шәһәрне кардан чистарту сыйфаты күпкә югарырак. Шул ук вакытта эшчеләр элеккечә җитми», – дип белдерде Метшин.

Мэр администрациягә кардан чистарту эшләре турында бик күп мөрәҗәгатьләр килә, дип белдерде. Шул ук вакытта проблемаларның күбесе ишегалларында теркәлә, дип ассызыклады ул.

«Кичә кичке 6 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр вакытымны бер генә кар бөртеге дә калдырмау максатына багышладым. Үзәк, Совет районы, Танкодром, Иске Татар бистәсе – безнең муниципаль предприятиеләрнең коммуналь техникасыннан башка бер генә җыештыручы эшчене дә күрмәдем. 4 сәгать эчендә! Нинди режимда эшләүләрен белмим, әмма иртәнге 6 сәгатьтә чыкмыйлардыр, мөгаен. Шуңа күрә ишегалларын чистарту турындагы шикаятьләр юкка гына килми», - дип белдерде мэр.

Ул шәһәрдә идарәче компанияләр белән урам җыештыручыларның үзара хезмәттәшлеге яхшы күренә торган ишегаллары бар, дип өстәде.

«Кайбер ишегалларында тәртип һәм чисталык күренеп тора. Ләкин шулай ук карга баткан ишегаллары да бар», – дип йомгаклады сүзен Метшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot