Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Метшин Казанда эшсезлек дәрәҗәсе түбән булу турында: Базар икътисады өчен бу проблема
Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казандагы эшсезлек дәрәҗәсенең ике процент булуын базар икътисады өчен проблема дип атады.
Шәһәр башлыгы Казан шәһәр Думасы утырышындагы чыгышында эшсезлек күрсәткечләре түбән булуга карамастан, шәһәр хуҗалыгының барлык өлкәләрендә дә кадрлар кытлыгы күзәтелүен билгеләп үтте.
Илсур Метшин искәрткәнчә, әле 10 ел элек кешеләрне эш белән тәэмин итү проблема иде, ә хәзер вазгыять «кирегә борылды», җитештерүчеләр, бигрәк тә зурлары, кадрлар кытлыгы турында белдерә.
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шул ук утырышта Казанда уртача хезмәт хакы 88,6 мең сум тәшкил итә дип белдергән иде. Өстәвенә, шәһәрдә хезмәт базарында тәкъдим ителгән вакансияләр арасында сәнәгать алда бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз